Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

“Каравон” якынлаша

15 майда ТР Министрлар Кабинетында журналистлар өчен чираттагы видеобрифинг үткәрелде.

Анда сүз 26 майда Лаеш районының Русское Никольское авылында быел егерменче тапкыр үткәрелүче "Каравон" рус фольклоры бәйрәме хакында барды. Аның программасы, бәйрәм тантанасы барышы турында Лаеш районы башкарма комитеты рәисе Михаил Фадеев сөйләде. Аның әйтүенчә, быелгы фестивальдә катнашучылар саны 140 ка җитәргә мөмкин. Хәзерге вакытка барлыгы 118 фольклор коллективыннан заявка акбул ителгән. Узган елгы фестивальдә 8 мең кеше катнашса, быел аларның саны артыграк булырга тиеш. Михаил Владимирович сүзләренә караганда, аларның 10- 12 мең кешене кабул итәргә мөмкинлекләре бар.

"Каравон" рус фольклоры фестивален карарга барырга теләүчеләр өчен иртәнге 8 сәгать 30 минутта Г. Камал театры яныннан автобуслар билгеләнгән. Русское Никольское авылыннан автобуслар 16 сәгатьтә кайтырга кузгалачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: видеобрифинг

2
X