Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Кайбыч кызлары булдыра

Олы Кайбыч авылында Әлфия һәм Мансур Закировларның тырыш гаиләсендә туып-үсеп, хәзерге вакытта "Татнефтепродукт" холдинг компаниясе" ачык акционерлык җәмгыятенең финанс-икьтисад идәрәсе башлыгы булып эшләүче Диләрә Леушкина шушы көннәрдә Хөкүмәтебезнең зур бүләгенә лаек булды.

Күпьеллык нәтиҗәле хезмәте һәм нефть продуктлары белән тәэмин итү өлкәсен үстерүгә зур өлеш кертүе өчен Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Указы нигезендә Диләрә Мансур кызына "Татарстан Республикасының атказанган икътисадчысы" дигән мактаулы исем бирелде. Аның бу уңышына нигез инде бала чагыннан ук салынган. Тырышлыкны өлге иткән кыз Олы Кайбыч урта мәктәбен 1978 елда алтын медальгә тәмалап, Казандагы финанс-икътисад институтына укырга керә һәм кулына кызыл диплом ала. Туган төбәгебезне данлаучы якташларыбыз белән без чын күңелдән горурланабыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев