Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Кайбыч полициясе янәдән үзебезгә кайтты!

Республика көне алдыннан районыбыз тормышында тагын бер зур мөһим вакыйга булды: моңа кадәр Апас эчке эшләр бүлеге составында булган Кайбыч полициясе хәзер яңадан үзебезгә кайтты.

Кайбыч эчке эшләр бүлегендә шәхси состав белән очрашуда Татарстан Эчке эшләр министрлыгыннан полиция начальнигы урынбасары Марат Айдаров коллективка шушы сөенечле хәбәрне җиткерде. Кайбыч үзенең мөстәкыйльлеген яулагач, яңа өлгертелгән ике катлы бинада нәтиҗәле генә эшләп килгән милиция бүлеген Апаска кушуларының сәбәбенә дә тукталды ул. Хокук сакчылары үз эшләрен намус белән башкарсалар да, системада барган үзгәреш җилләре көннәрдән беркөнне аларга да килеп кагыла: 2011 елның 1 августыннан Кайбыч эчке эшләр бүлеге Апас муниципальара эчке эшләр бүлеге составында эшли башлады. Ә милиция полициягә әйләнә.
Кайбыч районы башлыгы Альберт Рәхмәтуллин, җыелышта чыгыш ясап, полицияне яңадан үзебезгә кайтару өчен максатчан эш алып баруларына тукталды. Әлеге чарада катнашкан район суды рәисе Гүзәл Хәялиева, район прокуроры Руслан Заһретдинов, эчке эшләр хезмәте ветераны Ленар Закиров та полиция хезмәткәрләренә иминлегебезне саклауда, хокук тәртибен тәэмин итүдә уңышлар теләде. 2001 елдан бирле район эчке эшләр бүлеге белән җитәкчелек иткән, Апаска кушылгач, Апас муниципальара эчке эшләр бүлеге начальнигы итеп билгеләнгән Рамил Хәбибуллин адресына бик күп җылы сүзләр яңгырады бу көнне. Аңа район башлыгы тирән рәхмәтен белдерде. Ә Кайбыч эчке эшләр бүлеге начальнигы итеп полиция майоры Рушан Хуҗин билгеләнде. Ул коллектив өчен яңа кеше түгел: 2011 елның 1 августыннан "Кайбыч" полиция бүлекчәсе белән идарә итә башлаган иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Кайбыч полициясе янәдән үзебезгә кайтты!

2
X