Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Кировка – тәҗрибә уртаклашырга

27 июньдә ТР Премьер-министры урынбасары - ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов җитәкчелегендә Татарстан делегациясе Киров өлкәсенә эш визиты белән барып кайтты.

Кировка баруның төп максаты - өлкәнең Куменск районының "Кызыл байрак" хуҗалыгы эшчәнлеге белән танышу. Бу хуҗалык ит һәм сөт, ашлык җитештерү бу­ен­ча алдынгылардан санала. Делегация составында министрның терлекчелек буенча урынбасары Нәҗип Хаҗипов, кайбер муниципаль район башлыклары, шул исәптән Кайбыч муниципалитеты җитәк­чесе Альберт Рәхмәтуллин, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальниклары, хуҗалык җитәкчеләре бар. Әлеге сәфәр вакытында алар сыерларны бәйләмичә генә асрауга исәпләнгән савым комплексы, терлекчелек фермалары, силос салуда кулланылучы әзерләү техникасы белән танышты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Кайбыч районы хәбәрләре Кайбыч районы башлыгы Альберт Рахматуллин