Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Кызлар да хоккей уйный

Без хоккейны ир-егетләр уены дип беләбез. Хәзер спортның бу төре кызлар арасында да популярлаша бара.

8 мартта Казан шәһәренең "Ватан" спорт сәламәтләндерү комплексында 1997-2001 елгы кызлар командалары катнашында хоккей турниры үтте. Анда Казан шәһәренең "Волна", Кама Аланының "Олимпия" һәм Илдус Вәлиуллин җитәкчелегендәге Кайбыч җыелма командасы катнашты. Составында Олы Кайбыч мәк­тә­беннән Диана Бәдретдинова, Алисә Батталова, Илсинә Шакирова, Юлия Канашова, Лилия Ильясова, Ләй­сән Мингалиева, Юлия Шоркина һәм Федоровское мәк­тәбеннән Полина Григорьева булган Кайбыч командасы үзләреннән биш яшькә олырак уенчыларга каршы уйнады. Шәһәр командалары спортның бу төре белән берничә ел шөгыльләнә, безнең кызлар быелгы сезонда гына уйный башлады. Команда буларак, кызлар мондый ярышларда беренче чирканчык алды. Киләчәктә алар үзләрен күрсәтер әле, дип өметләнәбез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: хоккей