Көзге бал – көзге урманда
Иске Чәчкаб төп мәктәбе укучылары көзге балны күңелле итеп үткәрде.
Бу мәктәптә менә икенче елын инде көзге балны урманда уздыралар. Дәресләрдән соң укучылар урманга юл тота. Анда укытучылары алар өчен төрле уеннар, бәйгеләр оештыра. Табигать кочагында ял итәләр, төрле төстәге яфраклар җыялар. Мондый чара укучыларны тагын да берләштерә, аларда экологик үзаң тәрбияли. Хәзер укучылар "Сәламәтлек театры" конкурсының район этабына әзерләнә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев