Өлкән кешенең социаль портреты
"Россия пенсионерлар Союзы" җәмгыятенең Татарстан Республикасындагы төбәк бүлеге идарәсе "Татарстанда өлкән кешенең социаль портреты" дигән ачык республика бәйгесе игълан итә.
Өлкән яшьтәге кешеләрнең тормышын җанландыру, аларның бай тормыш тәҗрибәсен өйрәнү, буыннар алмашын ныгыту, республиканың социаль-икътисади үсешенә зур өлеш кертүче өлкәннәрнең активлыгын арттыру максатында игълан ителгән әлеге бәйгедә җирле үзидарә органнары, массакүләм мәгълүмат чаралары, физик һәм юридик затлар катнаша ала. Ул "Минем университетларым", "Озын хезмәт юлы", "Сәламәтлек сукмагы - озын гомергә илтә" номинацияләрендә үткәрелә. Аның беренче туры 1 февральгә кадәр районда уза.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев