Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Максатыбыз – Кайбыч төбәген гөлбакча итү

Кайбыч өчен март-апрель айлары истәлекле вакыйгаларга бай. 85 ел элек, 1927 елның март аенда Кайбыч районы оеша, 1991 елның апрелендә ул Апас районы составыннан чыга һәм мөстәкыйль район статусын ала. Кайбыч муниципаль районы башлыгы Альберт Рәхмәтуллин район халкын истәлекле дата белән котлады. Котлауда мондый юллар бар:

"Кайбыч халкы катлаулы юл үтте, берничә тапкыр Иделаръягы районнары - Буа һәм Апас белән кушылды. Кайбычыбызга элекке данын кайтару өчен шактый көч түгәргә туры килде, ләкин киләчәктә безне тагын да зуррак үрләр көтә. Халкым иктисади яктан тотрыклы төбәктә яшәргә лаеклы, дип саныйм, моның өчен бездә шартлар җитәрлек: табигый байлыклар, туган ягыбыз чәчәк атсын өчен хезмәт куярга әзер тырыш халкы, иң мөһиме, хезмәт сөюче кешеләребез бар. Без - бердәм, тату гаилә, шуңа да алдыбызга зур максатлар куябыз. Безнең башлангычлар район халкында хуплау һәм яклау табар, дип уйлыйм. Ныклы сәламәтлек, уңышлар, гаилә иминлеге телим".

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Кайбыч районы Кайбыч 927 елның март аенда Кайбыч районы оеша район оешу