Медикларга эш җитәрлек
Яңа елның беренче дүрт көнендә район үзәк сырхауханәсенең ашыгыч ярдәм күрсәтү бүлегенә 41 кеше мөрәҗәгать иткән, унсигез кешене сырхауханәгә салганнар.
Мөрәҗәгать итүчеләр арасында төрле тән җәрәхәтләре алучылар, исерткеч эчемлекләрне артыграк кулланучылар, салкын тиеп авырган алты бала да бар. Шулай да йөрәк-кан тамырлары авыруларыннан зарланып медицина ярдәме сорап мөрәҗәгать итүчеләр саны күбрәк. Бала табучылар юк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев