«Наз»да кунакта
Казан шәһәрендәге "Наз" ятим һәм физик мөмкинлекләре чикле булган балаларга ярдәм итү фонды бүген Кайбычтагы яшь дусларын үзенә кунакка чакырды.
Балаларны яклау көнендә оештырылган әлеге чарада Кайбычтан ятим балалар һәм күпбалалы, аз керемле гаиләләрдә тәрбияләнүчеләр катнашты. Алар Казан зоопаркында хайваннар дөньясына сәяхәт итте, Юдино поселогындагы Балалар тимер юлында күңел ачты.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев