Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Олы Кайбыч авылында мәчет ачылуга быел 25 ел тулды. Бүген шул уңайдан вәгазь кичәсе уза

Әлеге күркәм юбилей уңаеннан бу атнаның җомгасында мәдәният йортында вәгазь кичәсе үткәрелә. Авылыбызга ямь биреп торучы әлеге нурлы мәчет 1994 елның 9 декабрендә ачылган иде.

Бу көнне вәгазь кичәсенә Татарстан Диния нәзарәтеннән мөфтинең мөхтәсибәтләр белән эшләү буенча киңәшчесе Равил хәзрәт Зөфәровның килүе көтелә. Район мөхтәсибе Дамир Гыйниятуллин билгеләп узганча, бәйрәмгә килүчеләргә мәчетне ачкан вакытта төшерелгән видео күрсәтеләчәк, аны төзүдә үз өлешен кертүчеләр искә алыначак, бүләкләү өлеше дә булачак. Кичә 20 декабрь көнне 18.00 сәгатьтә башлана.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев