Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Прокурорга сорауларыгыз бармы?

2012 елның 20 мартыннан 30ына кадәр РФ Генераль прокуратурасы комиссиясе Татарстанда эчке эшләр органнары эшчәнлегендә гражданнарның конституцион хокуклары үтәлешенә күзәтчелек итү эшен оештыруны тикшерә.

Шуның белән бәйле рәвештә, күрсәтелгән көннәрдә Татарстан Республикасы прокуратурасы бинасында РФ Генераль прокуроры урынбасары С.П.Зайцев, РФ Генераль прокуратурасы хезмәткәрләре гражданнарның Татарстан Республикасында эчке эшләр органнары хезмәткәрләре эш-гамәлләренең законлылыгына кагылышлы сорауларга җавап бирәчәк. Кабул итү Казан шәһәрендә 291-19-25 телефонына шалтыратып, алдан язылу буенча оештырыла.

Кабул итүгә алдан язылырга мөмкинлеге булмаган гражданнарның мөрәҗәгатьләре РФ Генераль прокуратурасының Идел буе федераль округындагы ида­рә­се сайтының (http://prokpfo.ru) интернет-кабул итү хезмәте аша электрон почтадан яки 8(831)421-47-23 ышаныч телефоны аша кабул ителә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Прокурорга сораулар прокуратура