Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Сак булыгыз – алдакчылар!

Соңгы арада мошенниклыкның тагын бер төре аеруча киң таралыш тапты: туганнары яки якын кешеләре юл-транспорт һәлакәтенә юлыгу сәбәпле, якыннарын коткару өчен гражданнардан билгеле бер суммада акча таләп ителүе турында хәбәр җибәрәләр.

Үзләре белән Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре буларак таныштырып, җинаятьчеләр гражданнарны килеп туган бәхетсезлекне акча ярдәмендә хәл итеп буласына ышандыралар. Имеш, шулай итеп кенә юл-транспорт һәлакәтен китереп чыгарган туганнарын бәладән йолып калачаклар. Шуңа да телефоннан таныш булмаган кеше шалтыратканда игътибарны югалтмаска, андый хәбәр килсә, башта туганнарыгызга шалтыратып белешергә кирәк. Алдакчылар шалтыратуы турында кичекмәстән яшәү урынындагы полиция органнарына хәбәр итегез яки 02 номерына шалтыратыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X