Тагын балалар утыргычлары турында
Татарстан Республикасы Юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясе идарәсе хәбәр итүенчә, март аеның беренче көнендә үк республикада 19 юл-транспорт һәлакәтендә дүрт кешенең гомере өзелгән, 24е төрле дәрәҗәдәге тән җәрәхәтләре алган. Машинада махсус утыргычсыз йөргән ике баланың гомере өзелгән.
Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы мәгълүматларына караганда, балаларның махсус утыргычы юл-транспорт һәлакәтендә балаларның үлемен 54 процентка киметә. Шунысын да истә тотарга кирәк - сәгатенә 50 чакрым тизлек белән хәрәкәт итүче автотранспорт каршылыкка килеп бәрелгәндә пассажирның гәүдә авырлыгы 30 тапкыр арта. 10 килограмм авырлыктагы бәләкәч бәрелү вакытында 300 килограммга җитә һәм аны кулда тотып калу мөмкин булмый. Моннан тыш, һәлакәт вакытында сабыйлар еш кына өлкәннәрнең гәүдәсе астында калып кысыла. Чит илләрнең күпчелегендә моңа зур игътибар бирелә. Мәсәлән, Германиядә балаларны махсус җайланмасыз утыртып йөргән өчен 40 евро күләмендә штрафка тарту каралган, ә Англиядә бу сумма 30 дан алып 500 фунтка кадәр булырга мөмкин. РФ Юл хәрәкәте кагыйдәләренең 22.9 пункты таләпләре буенча 12 яшькәчә балаларны транспорт чараларында махсус җайланмада гына утыртып йөртү тиеш санала. Бу таләпне үтәмәгән очракта РФ Административ хокук бозулар Кодексының 12.23 маддәсенең беренче өлешендә 500 сум күләмендә штрафка тарту каралган. Шушы категориягә караган хокук бозуларны ачыклау Эчке эшләр министрлыгының ТР буенча Юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясе өчен өстенлекле юнәлеш санала. Узган елда гына да шундый 75 мең закон бозу очрагы теркәлгән. Агымдагы елда аларның саны 10 меңнән артып киткән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев