Техниканы – кышкы саклауга
"Чанаңны җәйдән, арбаңны кыштан әзерлә", - диләр халык телендә. Район механизаторлары да шул әйтемне күз алдында тотып эшли.
Узган атнада ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының инженер-техник тәэминат бүлеге начальнигы Наил Гобәйдуллин җитәкчелегендәге комиссия район хуҗалыкларында техниканы кышкы саклыкка кую һәм машина-трактор паркларын авыл хуҗалыгы техникасын ремонтлауга әзерләү буенча үзара тикшерү үткәрде. Алар һәр җәмгыятьнең машина-трактор паркында булып, эш торышына бәя бирде. Нәтиҗәдә, 186 балл туплап, "Алтын кырлар" җәмгыяте беренче урынны яулады. 185әр балл җыйган "Гөбенә" һәм "Заволжье" җәмгыятьләре икенче урында.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев