Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Тирән кайгыбызны уртаклашып, ярдәм кулы сузучыларга ихлас рәхмәтебезне белдерәбез

Бу көннәрдә гаиләбезгә күтәреп булмаслык кара кайгы килде. Без 27 яшьлек бердәнбер балабыз – улыбыз Динарны югалттык.

 Ул фаҗигале төстә вафат булды. Дөньяның яме, тормышның мәгънәсе бетте. Инде Аллаһы Тәга лә дән сабырлык һәм түземле лек сорарга гына кала.
Шушы хәсрәтне безнең белән уртаклашып, матди һәм рухи ярдәм күрсәткән туганнарга, Мөрәле, Борындык һәм тирә-күрше авыллар халкына, мәгариф бүлегенең элеккеге һәм хәзерге җитәкчеләренә, Мөрәле һәм Борындык мәктәпләре коллективларына, районның тарих укытучыларына, район ветераннар советы рәисенә, укыткан укучыларыма, улыбызның төрле җирләрдә таралып яшәүче дусларына һәм “Волгастрой” оешмасында эшләүче хезмәттәшләренә тирән рәхмәтебезне җиткерәбез. Барыгызга да сәламәтлек, тормышларыгызда бәрәкәт телибез. Мондый кайгы-хәсрәт барыгызны да читләтеп үтсен иде.

Хәбибулла һәм Альбина Хәмидуллиннар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X