Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Уңыш академиясе

Кышкы каникуллар вакытында Биектау районында урнашкан "Костер" республика балалар сәламәтләндерү-мәгариф үзәгенә республиканың төрле районнарының чыгарылыш класс укучылары җыелды.

Биредә 3-11 гыйнвар көннәрендә 9-11 класста укучы сәләтле балалар өчен "Уңыш академиясе" дигән махсус смена оештырылды. Аның максаты - укучыларны математика һәм рус теле буенча бердәм дәүләт имтиханнарына әзерләү. Смена программасы буенча алар белән төрле дәресләр, лекцияләр, математика, рус теле буенча мини-олимпиадалар, психолгик тренинглар, тематик әңгәмәләр, иҗади бәйгеләр, спорт ярышлары, Казанның төрле югары уку йортлары укытучылары белән очрашулар үткәрелгән. Әлеге лагерьда Олы Кайбыч урта гомумбелем бирү мәктәбеннән 13 укучы ял итте, белемнәрен арттырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X