Яңа аллея
Олы Кайбычта әле шушы көннәрдә генә гаилә корган Русалина белән Рашат Гыйрфановларга яңа өйләнешүчеләр аллеясына беренче агач утырту бәхете елмайды.
Никахлашу көнендә алар туганнары һәм якыннары белән бергә яңа традициягә нигез салдылар. Хәзер район үзәгендә Бөек Ватан сугышында һәлак булганнар хөрмәтенә куелган һәйкәл янында тагын бер аллея пәйда булачак. Өйләнешүче парлар анда мәхәббәт һәм тугрылык билгесе булган чыршылар утыртачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев