Яңа китаплар
Райондагы китапханәләрнең китап фонды елдан-ел тулылана бара.
Әле шушы көннәрдә генә район үзәк китапханәсенә яңа китаплар кайтартылды. Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы Татарстан китап нәшриятында 2011 елда дөнья күргән китапларны барлык авыл китапханәләренә дә җибәрү тәкъдиме белән чыккан. Район үзәкләштерелгән китапханәләр системасы директоры Резидә Гыйрфанова әйтеп узганча, язучыларның әсәрләре, шигырьләре тупланган, шулай ук туган ягыбызга багышланган бу китаплар райондагы 28 китапханәгә дә бүлеп биреләчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев