Яңа машина кайтты
Район ветеринария берләшмәсенә яңа дезинфекция машинасы кайтарылды.
Районның баш ветеринария врачы Шәриф Гатауллин әйтеп узганча, мондый машиналарны 7 февральдә ТР Премьер-министры урынбасары - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов министрлык каршында республиканың барлык ветеринария берләшмәләре җитәкчеләренә тантаналы төстә тапшырган. Бу машина терлекчелек фермаларында төрле йогышлы авыруларны кисәтү максатында дезинфекция ясау өчен файдаланылачак. Берләшмәдәге иске машинаны фермаларны агарту өчен кулланырга җыеналар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев