Яшүсмерләрне тәрбияләү
ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү, социаль яклау министрлыгы бу атнаның шимбәсендә Кама Тамагы районында республика киңәшмәсе үткәрде.
Һөнәр училищеларында укучыларның хокук тәртибен бозуларын, социаль тотрыксызлыкны, ассоциаль күренешләрне профилактикалауда төрле министрлыклар һәм ведомстволарның структур бүлекчәләре белән үзара хезмәттәшлегенә багышланган әлеге киңәшмә Куйбышев Затонындагы 72 нче училищеда узды. Анда Кайбычтагы 135 нче һөнәр училищесы директорының укыту-тәрбия эшләре буенча урынбасары вазифаларын башкаручы Агния Шоркина, район балигъ булмаган балалар белән эшләү һәм аларның хокукларын яклау комиссиясе секретаре Фирдания Алиева катнашты.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев