Җәйге каникуллар якынлаша
Бүген муниципаль район Советында балаларның җәйге ялын оештыру буенча район комиссиясе утырышы үткәрелде.
Район башкарма комитеты җитәкчесе Алексей Макаров рәислегендә узган әлеге утырышта җәйге каникулда балаларның ялын күңелле һәм файдалы уздыру, ял һәм сәламәтләндерү учреждениеләренә юлламалар бирү, мәктәп яны лагерьларенда укучыларның җәйге ялын оештыру, иминлекләрен тәэмин итү турында сүз алып барылды. Аз керемле, социаль яктан тотрыклы булмаган гаиләләрдә тәрбияләнүчеләр, ятимнәр, чит гаиләгә тәрбиягә алынган балаларның ялын оештыруга зур игътибар бирелә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев