Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
Хәбәрләр

13 сентябрь Сайлауларга барабыз!

Бу атнаның якшәмбесендә Россиядә бердәм тавыш бирү көне үткәрү көнендә республикабыз халкы Татарстан Президентын һәм муниципаль берәмлекләрнең вәкаләтле органнарына депутатлар сайлауда катнаша.

Район территориаль сайлау комиссиясе рәисе Эльвира Заһидуллина хәбәр иткәнчә, участок сайлау комиссияләре иртәнге сәгать җидедән кичке сәгать сигезгә кадәр эшли. Безнең районда 32 участок сайлау комиссиясе бар. Район буенча барлыгы 10774 сайлаучы исәпләнә, шуларның 153е сайлауларда беренче тапкыр катнаша. Кайбычта сайлаулар барышы белән сез «Кайбыч таңнары» газетасы сайты аша да танышып бара аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 13 сентябрь Сайлауларга барабыз!