17-31 гыйнварда Татарстанда, шул исәптән Кайбыч районында да, «Каршы як полосасы» профилактик чарасы үткәрелә
Аның максаты — каршы як полосага чыгып хәрәкәт итү сәбәпле килеп чыккан юл-транспорт һәлакәтләре санын киметү һәм аларны кисәтү.
Узган ел республикада каршы полосага чыгу нәтиҗәсендә килеп чыккан 54 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, аларда 28 кеше һәлак булган, 92 кеше төрле дәрәҗәдә тән җәрәхәтләре алган. Кайбыч районында әлеге сәбәпләр аркасында юл-транспорт һәлакәтләре күзәтелмәгән.
Юл хәрәкәте кагыйдәләре буенча, автомобиль йөртүче, алда барган транспорт чарасын узып китәр алдыннан, каршы як полосасының буш булуына һәм узып киткәндә юл хәрәкәтенә куркыныч тудырмаячагына, бүтән машина йөртүчеләргә комачауламаячагына инанырга тиеш. «Узып китү тыела» дигәнне аңлаткан юл билгесе гамәлдә булган зонада, «Тоташ линия» тамгасы булганда, куркыныч борылышларда һәм күрү чикләнгән участокларда алда баручы транспорт чарасын үтеп китү тыела.
— Узып китү кагыйдәләрен бозган һәм каршы як полосасына чыккан өчен 7500 сум күләмендә штраф яисә дүрт айдан алты айга кадәр йөртү таныклыгыннан мәхрүм итү каралган. Кабат хокук бозу очрагында йөртүче бер елга транспорт чарасы белән идарә итү хокукыннан мәхрүм ителә, — диде ЮХИДИ бүлеге начальнигы Илфат Әхмәтов.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев