28 августта Олы Кайбычтагы «Имәнлек» ял паркында Татарстан Республикасы көненә багышланган бәйрәм үткәрелә
Оештыручылар хәбәр иткәнчә, тантана 14.30 сәгатьтә башлана.
Мәйдан түрендә Кайбычның хезмәт алдынгыларын бүләклиләр, халык уеннары, спорт уеннарына старт бирелә. Бәйрәмнең махсус кунагы — җырчы Илнат Фәрхуллин сезгә иң матур җырларын бүләк итәчәк. Мәдәният хезмәткәрләре тарафыннан авылларда үткәрелгән «Җырлый торган авыл» бәйгесенә йомгак ясала.
Балалар өчен аттракционнар эшли, сәүдә оештырыла. Барыгыз да бәйрәмгә килегез, бергәләп күңел ачыйк. (0+)
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев