“Ак Барс Кайбыч” ның беренче филиалында – яңа җитәкче
«Ак Барс Кайбыч» җәмгыятенең беренче филиалында («Заволжье») директор алышынды. Хәзер бу җәмгыятьне моңа кадәр биредә директор урынбасары булып эшләгән Илгиз Саттаров җитәкләячәк.
Коллективка яңа җитәкчене тәкъдим итү тантанасында «Ак Барс» холдинг компаниясенең генераль директоры Иван Егоров, район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин катнашты. Бу җәмгыять белән җитәкчелек иткән Рамил Каюмов холдингның Кама Тамагы районындагы җәмгыятенә эшкә билгеләнгән. Аңа Кайбыч төбәгендә авыл хуҗалыгы тармагын үстерүдәге нәтиҗәле хезмәте өчен рәхмәт белдерделәр, яңа хезмәт урынында уңышлар теләделәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев