Альберт Рәхмәтуллин, район башлыгы: “Шәймиевка Кайбыч халкы бик рәхмәтле”
– 20 гыйнварда 85 яшьлек юбилеен билгеләп узучы беренче Президентыбыз Минтимер Шәймиевның исеме кайбычлылар өчен бик кадерле.
Чөнки безнең район нәкъ менә аның Указы нигезендә 1991 елның 19 апрелендә оешты. Кайбыч халкы бу көнне озак еллар дәвамында зарыгып көтеп алды. Әлеге әһәмиятле вакыйга өчен без Минтимер Шәрип улына тирән рәхмәтле. Утыз елдан артык тарихы булган яшь Кайбычның бүген республика күләмендә тоткан үз урыны бар. Шушы еллар эчендә ул барыбызның да уртак тырышлыгы белән танымаслык булып үзгәрде, тотрыклы үсүче районга әйләнде. "Туган-үскән җирдән дә матур җир булмас", – ди татар халык мәкале. Гүзәл Кайбычыбызда озаграк яшәгән саен, моңа ныграк инана барабыз. Кайбыч – төрле язмышлы кешеләрне, буыннарны бербөтен итеп берләштерүче уртак тату йорт ул. Минтимер Шәймиевка бөтен Кайбыч халкы рәхмәтле! Аңа исәнлек телибез.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев