Алимент түләмәүчеләрне җаваплылык көтә
Безнең районда бу елның ун аенда алимент түләү буенча бурычы булган биш кеше Россия Федерациясе Административ хокук тәртибе бозулар турындагы кодексының 5.35.1 маддәсенең 1 өлеше буенча административ җаваплылыкка тартылды.
Балигъ булмаган балаларына сәбәпсез алимент түләмәүче ата-аналарга карата РФ Җинаять кодексының 157 маддәсенең 1 өлеше буенча җиде җинаять эше кузгатылды.
Җинаятьтән зыян күргән балаларның хокукларын һәм законлы мәнфәгатьләрен яклау өстенлекле бурыч булып тора. Шуңа бәйле рәвештә, РФ Административ хокук тәртибе бозулар турындагы кодексының 5.35.1 маддәсендә каралган административ юрисдикция һәм РФ Җинаять кодексының 157 маддәсендә күрсәтелгән җинаять-хокукый чараларын куллану алимент түләмәүчеләрнең үз бурычларын вакытында һәм тулысынча үтәвенә йогынты ясаучы нәтиҗәле фактор булып тора.
РФ Административ хокук тәртибен бозулар турындагы кодексның 5.35.1 маддәсенең 1 өлеше буенча, әгәр мондый гамәлләргә җинаять җәзасы каралмаган булса, башкарма производство кузгатылган көннән алып ике һәм аннан да күбрәк ай дәвамында балигъ булмаган балаларны яки унсигез яшькә җиткән, эшкә сәләтсез балаларны тотуга акчаларны суд карарын яки нотариаль расланган килешүне бозып, ата-ана тарафыннан җитди сәбәпләрсез түләнмәгән өчен административ җаваплылыкны күздә тота. Мондый гамәлләр өчен 150 сәгатькә кадәр мәҗбүри эшләр рәвешендә җәза яки 10-15 тәүлеккә административ кулга алу карала. РФ Административ хокук тәртибен бозулар турындагы кодекска яраклы рәвештә мәҗбүри эшләр кулланыла алмаган кешеләргә 20 мең сум күләмендә административ штраф сугыла.
РФ Җинаять кодексының 157 маддәсенең 1 өлеше буенча, әгәр бу гамәл берничә тапкыр кылынган булса, шундый ук гамәлләр ( яки бер чара да күрмәсә) кылган өчен җинаять җаваплылыгы күздә тотыла. Бу очракта җәза 1 елга кадәр төзәтү эшләре, шул ук срокка мәҗбүри эшләр, 3 айга кадәр кулга алу яки 1 елга кадәр ирегеннән мәхрүм итәргә мөмкин.
Айрат Садыйков,
прокурор урынбасары
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев