«Авыл денс» — республика буенча беренче!
“Авыл денс” халык балалар бию коллективы “Йолдызлык” фестиваленең Казан шәһәрендә узган гала-концертында кабат үзен күрсәтте: бөтен республика буенча беренче урынны яулады!
Бию коллективының җитәкчесе, мәдәният бүлеге начальнигы Рамилә Әбләзова әйтеп узганча, фестивальнең район турыннан зона турына эләгү, аннан соң Казанда супер-финалда чыгыш ясау һәм иң яхшылар арасыннан гала-концертка сайланып, беренче урынга чыгу — күпьеллык хезмәтләренең матур нәтиҗәсе. «Пирамида» күңел ачу комплексында узган гала-концертка ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов та килде.
— «Созвездие-Йолдызлык» ачык республика телевизион яшьләр эстрада сәнгате фестивале — урыннардагы педагогларның, ата-аналарның, муниципалитетларның һәм Дмитрий Туманов командасының зур хезмәте, — диде Рөстәм Миңнеханов, залга мөрәҗәгать итеп. — Бу фестиваль республиканың барлык шәһәр- районнарын колачлый. Быел анда 65 меңгә якын бала катнашты һәм бу сан ел саен диярлек шундый булып кала. Күз алдыгызга китерегез, әгәр мондый конкурс булмаса, Әлки яки Әгерҗе балалары ничек Казанга килеп, үзләрен күрсәтә алырлар иде? Иҗат белән шөгыльләнүчеләр яхшы тәрбия ала һәм беркайчан да начар юлга басмый. Тәрбиянең нигезе — гаиләдә. Россиядә Гаилә елы уза, бу бик мөһим.
Минемчә, «Йолдызлык» проекты — илебездәге иң яхшы проектларның берсе. Без аның белән горурланырга һәм бу байлыкка сак карарга тиешбез.
Күпсанлы тамашачылар арасында район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин да бар иде. Ул фестивальгә тормыш иптәше Эльмира ханым белән килгән.
Балалар —безнең киләчәгебез. Бу фестивальдә аларның сәләтен ачуга зур игътибар бирелә. Шуңа да без аны үзебезнең районда үткәрүгә җитди карыйбыз, бөтен шартларны да тудырырыга тырышабыз. "Йолдызлык"та катнашкан барлык укучыларга, аларның җитәкчеләренә, ата-аналарына тирән рәхмәтемне белдерәм. "Авыл денс«ның җиңүе — барыбыз өчен дә уртак шатлык. Баскан җирдән ут чыгаручы биючеләргә, җитәкчеләре — Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәрләре Рамилә Әбләзовага, хореограф Алгиз Фәйзуллинга рәхмәттән башка сүз юк.
Ундүрт ел элек оешкан «Авыл денс» бию коллективында, мәктәпне тәмамлау сәбәпле, биючеләр гел алышынып торса да, яңа килгән балалар белән шөгыльләнеп, аларны да бию осталыгына өйрәтәләр. 2010 елда 19 бала белән оешып киткән коллективта бүген 31 биюче исәпләнә. Шушы еллар эчендә 150ләп бала «Авыл денс» аша узган!
«Йолдызлык» фестивалендә катнашуның өстенлекләре бик күп. Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән үткәрелүче «Йолдызлык», беренчедән, балалар өчен зур тәрбия мәктәбе, икенчедән, балаларның талантын ачарга мөмкинлек бирә. Коллективка оялып кына килгән балалар бездә ачылып китә, кеше белән аралашырга, дисципланага, бер-берсен кайгыртырга өйрәнә. Ерак юлларга да еш чыгабыз, юлда ышанычлы дуслар булу бик кирәк. Бу сыйфатлар аларга тормыш иткәндә дә кирәк булачак, — диде Рамилә Әбләзова.
— Призлы урыннарга чыгучыларга ТР Рәисе стипендиясе түләнә. Һәр балага да ел саен сумка-рюкзаклар, «Йолдызлык» символикасы төшерелгән футболкалар бирелә. Төрле җирләрдә бушлай ял итү өчен бирелүче путевкалардан файдаланыбыз. "Авыл денс"ка йөрүче балалар, мәсәлән, Төркиядә, Кырымда, Мари -Элда, Чабаксарда ял итеп кайтты. Быел Абхазиягә җыенабыз. Биюче балалар арасында төрле хәлле гаиләләрдә тәрбияләнүчеләр дә бар, бөтенесенең дә Төркияләргә кадәр бару мөмкинлеге булмаска да мөмкин. Шуңа да ата-аналардан рәхмәт сүзләрен еш ишетергә туры килә. Рәхмәтнең иң зурысы, әлбәттә, безгә гел ярдәм итеп торучы, күз явын алырлык сәхнә костюмнары белән тәэмин итүче район башлыгы Альберт Рәхмәтуллинга. Биючеләрнең милли бизәкләр белән баетылган костюмнары — ярты уңыш инде ул. Тагын шунысын да әйтеп узасым килә. "Йолдызлык"ның генераль продюсеры Дмитрий Туманов укучыларны фестивальгә еллар буена даими әзерләүче педагогларга да бик игътибарлы. Аның тәкъдиме белән республикадагы шактый педагог, сәнгать җитәкчесенә Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре дигән мактаулы исемнәр бирелде.
Алдагы ел — юбилейлар елы. "Авыл денс«ның оешуына — 15, ә «Йолдызлык» фестиваленә 25 ел! Рамилә Рузалитовнаның максаты — киләсе елда гран-при яулау! Шуңа әзерлекне быелдан ук башлап җибәрергә җыеналар. Теләкләре кабул булсын!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев