Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
Хәбәрләр

Бакчачыларга яз җитү уңаеннан киңәшләр бирделәр

Мәскәү өлкәсенең авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы бакчачыларга яз җитү уңаеннан киңәшләр бирде.

Бу хакта «Радио 1» хәбәр итә.

Иң беренче чиратта, территорияне иске яфраклардан, ботаклардан һәм башка үсемлек чүп-чарларыннан чистартуга керешергә кирәк. Аннары тирән итеп грунт казырга кирәк булачак. Бу вакытта туфракка ашлама кертү әйбәт. 

Балтырганга каршы көрәшкә аерым игътибар бирергә туры киләчәк, чөнки бу чүп үләне өчен участокта штрафлар каралган.

«Аның белән мөстәкыйль көрәшергә кирәкми, чөнки бу махсус саклык чаралары таләп итә. Зарарлы үсемлекләрне юкка чыгару белән профессиональ шөгыльләнүче махсуслаштырылган хезмәтләргә мөрәҗәгать итү яхшырак», — дип киңәш иттеләр министрлыкта.

Теплицаны урнаштырганда һәм аның өчен урын сайлаганда кояшка карата урнашуын һәм көчле җилләрдән саклануның булу-булмавын исәпкә алырга кирәк. Моннан тыш, аны күрше участокның коймасыннан бер метрдан да якынрак куймаска кирәк.

Чыганак: «Татар-информ»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев