Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
Хәбәрләр

“Балалар илебезнең рәсемен ясый” проектының муниципаль этабында җиңгән Кайбыч районы укучылары депутат кулыннан бүләк алды

"Бердәм Россия" партиясенең "Балалар илебезнең рәсемен ясый" дип исемләнгән проектның районда үткәрелгән этабына йомгак ясалды. Бәйге нәтиҗәләре буенча, партиянең җирле бүлеге җиңүче укучыларга Мактау кәгазьләре, ә РФ Дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйльметдинов истәлекле бүләкләр тапшырды.

Партиянең Кайбычтагы җирле бүлеге җитәкчесе Рушания Лотфуллина хәбәр иткәнчә,конкурс үткәрү комиссиясе барлыгы 31 рәсемне бәяләгән. "Әйләнә-тирә мохитне саклау" номинациясендә Иске Тәрбит мәктәбе укучысы Юлия Полякова, Кошманнан Алия Насретдинова - икенче, Олы Кайбычтан Нәзирә Якупова, Иске Чәчкабтан Нәзилә Гыйрфанова өченче урында. Татарстанда Конституция кабул итүнең 25 еллыгына багышланган "Төп закон" номинациясе җиңүчеләре - Чүтидән Эвелина Малова, Кошманнан Айсылу Шәрәфиева. Балалар арасында юл травматизмын, юл һәлакәтләрен кисәтүгә багышланган "Имин юллар" номинациясе җиңүчеләре - Ульянководан Виктория Тякмакова, Иске Тәрбиттән Данис Ефремов, Ульянководан Елизавета Кириллова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: “Балалар илебезнең рәсемен ясый” проектының муниципаль этабында җиңгән Кайбыч районы укучылары депут...