«Балкыш» фестивале ветераннарны иҗатка тарта
Казанда Татарстанда яшәүче ветераннарның «Балкыш» үзешчән башкаручылар бәйгесенең гала-концерты узды.
Бөек Җиңүнең 79 еллыгына багышланган бу концертта үз зоналарында иң яхшы чыгыш ясаучылар осталыкларын күрсәтте. Алар арасында «Кайбыч кызлары» җыр-бию төркеме дә бар иде. Бу коллектив фестиваль лауреаты дипломына һәм бүләккә лаек булды.
Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе фойесында алма төшәрлек тә урын юк иде. Концерт карарга килүчеләрнең күбесен пенсия яшендәгеләр тәшкил итә, урта яшьтәгеләр дә бар. Өлкәннәрдә яшьлек дәрте ташып тора дип, читтән генә күзәтеп тордым аларны. Берсеннән-берсе уздырып матур итеп киенгәннәр, ханымнар, әбиләр арасында прическа ясатучылары да бар, кулларында милли бизәкләр төшерелгән сумкалар, туфлиләрдән, йөзләреннән елмаю китми. Берсенә дә үз яшен биреп булмый.
Өлкәннәр өчен үткәрелүче «Балкыш» кебек башка фестиваль, мәдәни чаралар, аларны спортка тартуның максаты да пенсионерларга күңелле яшәү рәвеше бүләк итүгә кайтып кала.
Көне-төне өйдә яту ялкыта. Гел бертөрле тормыштан арыну өчен кеше арасында булырга кирәк.
«Балкыш» фестиваленә, сәхнәдә чыгыш ясаучылардан тыш, республиканың барлык шәһәр-районнарыннан да делегацияләр чакырылган иде. Безнең районнан анда, бер автобус булып, авыл җирлекләрендәге ветераннар советлары рәисләре барды. Ә икенче автобустагы «Кайбыч кызлары» төркеме юлга иртәрәк кузгалган иде.
Фестивальдә чыгыш ясаган РФ Дәүләт Думасы депутаты Татьяна Ларионова да өлкәннәрнең активлыгына, фестивальнең дәвамлы булуына соклануын белдерде.
—Әле дә хәтеремдә, Татарстанның ветераннар (пенсионерлар) төбәк иҗтимагый оешмасы рәисе Хәбир Иштирәков унике ел элек, өлкәннәр өчен берәр нинди фестиваль уздырыйк әле, дип төрле җитәкчеләргә мөрәҗәгать иткән иде. Балалар, яшьләр өчен фестивальләр күп, өлкәннәр мәхрүм кала дип, аңлата торгач, «Балкыш» барлыкка килде, — диде Татьяна Ларионова. — Өлкәннәргә рәхмәт. Сез үсеп килүче буынны тәрбияләүдә, гореф-гадәтләрне саклауда зур эш алып барасыз.
ТР Дәүләт Советы депутаты Светлана Захарова фестивальдә катнашучыларга ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшинның җылы котлавын җиткерде. "Әлеге фестивальдә меңнәрчә кеше катнаша. Быелгысы Гаилә елында уза. Сез бер дус гаиләгә әйләндегез«,— диде ул.
Россия Герое Рәсим Баксиков чыгышында яшь буынга патриотизм үрнәге күрсәткәннәре өчен өлкәннәргә рәхмәтен җиткерде.
Үзе дә «Кайбыч кызлары» төркеменә йөрүче район ветераннар Советы рәисе Рушания Лотфуллина әйтеп узганча, фестивальнең Кайбычта узган район турында 178 башкаручы катнашкан.
«Кайбыч кызлары» җыр-бию төркеменең җитәкчесе — «Ак калфак» татар хатын-кызлар оешмасының Кайбычтагы лидеры Җәмилә Сәгыева.
Биюләрне сәхнәгә балалар сәнгать мәктәбе хореографы Гөлнара Хәялиева куйган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев