Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Бәрлебашы авылында яшәүче Гөлсинә апа Рәхмәтуллинага Җиңү көнендә “Сугыш чоры баласы” медале тапшырылды

Районыбызда чыгарылган бу кадерле медальне аңа район ветераннар Советы рәисе Рушания Лотфуллина белән Ябалак авыл җирлеге башлыгы Мөслимә Гыйззәтуллина өенә килеп тапшырды.

Гөлсинә апаның балачагы, яшьлеге Иске Чәчкаб авылында узган. Бөек Ватан сугышы башланган елда әле биш кенә яшь булган кызчыкның да алдагы язмышы башка чордашларыныкына охшаш: бик иртә тормыш арбасына җигелә, колхоз эшеннән кайтып керми. Урагын да ура, атлар да карый, ат җигеп салам ташый, көлтә бәйли.
Бәрлебашына килен булып төшә ул. Озак еллар буена фермада савымчы булып эшли. Тракторчы булып, туган авылы кырларын иңләгән тормыш иптәше Илгизәр Рәхмәтуллин белән матур яшиләр. Картлыгында авыл мәчетендә иман юлында булган Илгизәр абый Гөлсинәсеннән иртәрәк китә шул. Берсеннән-берсе уңган балалар үстерәләр, барысына да югары белем бирәләр. Ун онык – өйдәге кадерле кунак. Районыбыз башлыгы Альберт Рәхмәтуллинның әти-әнисе дә алар. Гөлсинә апа улы, килене Эльмира, оныклары белән төп нигездә кадер-хөрмәттә яши. Бу хакта тулырак газетаның алдагы саннарының берсендә таныша аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев