Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
Хәбәрләр

Барлык әфганчылар кебек, Федоровскоеда яшәүче Фират Миңнуллинга да авырлыкларны күп күрергә туры килә

15 февраль - Ватаннан читтә хәрби бурычларын үтәгән россиялеләрне искә алу көне буларак билгеләп үтелде. 1989 елның бу көнендә совет солдатлары төялгән соңгы колонналар яшәү белән үлем дип аталып йөртелгән күпер аша Әфганстан җирен калдырып чыкты.

Статистик мәгълүматлардан күренгәнчә, бу сугышта 600 меңнән артык совет солдаты катнашкан, аларның 15 меңнән артыграгы, чит җирләрдә һәлак булып, туган җирләренә кургаш табутта кайтты. Хәрби бурычларын Әфганстанда үтәүчеләр биргән антларына тугрылыклы булып, батырлык үрнәге күрсәткән, гомерләрен куркыныч астына куеп, үзләренә бирелгән заданиеләрне төгәл үтәгән.
Ерактагы әфган сугышы җилләре безнең районны да читләтеп үтмәгән. Хәрби хәрәкәтләрдә якташларыбыз да катнашкан. Ни кызганыч, Кайбычның дүрт егетенә туган якларына исән-сау әйләнеп кайтыр­га язмаган.Кайбычның сугышчы-интернационалистлары батырлыгы, алар турындагы хәтер - мәңгелек. Бүгенге көндә районда әфган җирендә хәрби хәрәкәтләрдә катнашкан 67 ир-егет яши. Шуларның берсе - Федоровское авылыннан Фират Миңнуллин.
Тәтеш авыл хуҗалыгы техникумында бер ел укыганнан соң, аны армия сафларына алалар. Җыелу урыныннан Ашхабадка җибәрәләр, анда әзерлек курслары узганнан соң - Әфганстанга.
- 1981 елның 6 маенда безне хәрби тревога буенча күтәрделәр, - дип сөйләде ул. -Тиз генә самолетка утыртып, Кабулга озаттылар. Әфган җирендә беренче төнне ачык һавада коры паек белән үткәрдек, тимер караватларда төн кундык. Аннан соң палаткалар алып килделәр һәм без лагерь кордык. Бурычыбыз - аэродромны саклау иде. Бу пунктта ярты ел хезмәт иттем.Чираттагы пункт - Баграм. Анда да аэропорт, сугыш кирәк-яраклары тутырылган складны сакладык. Химик һөҗүмнәрнең дә булуы мөмкин иде, шуңа да әледән-әле инструктаж үткәрделәр.
- Сезгә сугышка керергә туры килдеме?
- Төрле хәлләр булды. Тирән чокырлы урыннарга яшеренгән дошманнар, безне БТРлар озата баруына да карамастан, гел ут ача иде. Максатлары - БТРларны сафтан чыгарып, солдатларны юк итү. Төннәрен диверсантлар һөҗүменнән сакландык, -диде ул.
Барлык хезмәттәшләре кебек, Фиратка да авырлык­ларны күп күрергә туры килә. Снарядлардан бушаган әрҗәләрдән корылган землянкаларда ярты ел яшиләр, мунча юк, хлорлы су эчәләр, аның өстенә төрле йогышлы авырулар күзәтелгән. Ул вакытта каты чирләп госпитальгә эләкмәгән булса, белмим, бу сугыш аның өчен ничек тәмамланган булыр иде икән? Госпитальдән соң аны өенә озаталар. Исән калса да, сәламәтлегенә шактый зыян килә аның.
Мөрәле авылында туып-үскән егет, армиядән кайтып бер атна үткәч, Тәтештә авыл хуҗалыгы техникумында агрономлыкка укуын дәвам итә. Бу шәһәрдән дип­лом белән бергә яраткан кызын да алып кайта. Аны армиягә озатып калган озын толымлы Миләүшәсе белән матур гаилә корып җибәрәләр. Бергә яши башлауларына да инде утыз ел вакыт узып киткән. Бәхетле гаиләдә өч кыз - Альбина, Алсу һәм Адилә дөньяга килгән.
- Армия сафларын искәртеп торучы дембель альбомын кулыма еш алам. Яшьлегемдә мин дә кызларым кебек актив идем. Комсомол оешмасы секретаре буларак, юллама белән Германиягә дә җибәрделәр. Агроном һөнәре буенча Венгриядә стажировка уздым. Мәскәү, Киев шәһәрләрен дә күрдем. Санкт-Петербургтагы Эрмитажны да күреп кайтасым килә., - диде Фират.
Хыялының тормышка ашачагына шигем юк. Үзе кебек уңган-булган Миләүшәсе белән кызларының уңышларына шатланып, озак еллар буена парлы тормышта яшәргә язсын әле аларга.
Людмила Путятинская,
автор фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Барлык әфганчылар кебек, Федоровскоеда яшәүче Фират Миңнуллинга да авырлыкларны күп күрергә туры кил...