Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
Хәбәрләр

Кошман мәктәбенең элеккеге укучысы хатирәләре белән уртаклаша

Кошман мәктәбенең 100 еллык юбилеенда катнашырга чакыру килеп ирешкәч, еракта калган самими балачагымның, хыялый үсмер чагымның кабатланмас хатирәләре, мавыктыргыч, кызыклы, гыйбрәтле кино кадрлары сыман, янәдән күз алдымнан йөгереп үтте.Уйлана торгач, бик бәхетле балалар булганбыз икән, дигән фикергә килдем.

Безнең өчен җаннарын ярып бирергә әзер торган, мәрхәмәтле, белемле, кайгыртучан укытучыларыбызга үз итеп "абый, апа" дип эндәшә идек. Класс саен егерме бишәр, утызлап бала булуына карамастан, мөгаллимнәребез күңел җылысын тигез итеп бүлеп бирде, һәркайсыбызның табигатьтән бирелгән сәләт очкыннарын вакытында күреп алып, иҗади ялкынны дөрләтеп җибәрде, күңелебезне үстерде, үз- үзебезгә ышанычны уятты, дөньяны танып белергә өйрәтте. Тормыш юлыбызны мәгънәле, җәмгыять өчен файдалы кешеләр булып үтү өчен ныклы нигез нәкъ менә туган мәктәбебездә салынды. Уйлап карасаң, исең китәрлек. Без укыган чор - сугыштан соңгы хәерче заман, алтмышынчы еллар.Мәктәптә кара такта белән акбурдан кала берни юк, диярлек. Бүгенгедәй заманча техник җиһазлар куллану мөмкинлеге безгә белем биргән педагогларның төшенә дә кермәгәндер. Интерактив такталар, аудио- видео, коммуникацион дәреслекләр, Сингапур технологияләре турында ишеткәннәре дә булмагандыр. Әмма ничек кенә гаҗәп тоелмасын, безнең балачакта укып кеше булырга дигән омтылыш гаять зурдан иде. Сере бик гади: безне үз эшенә җаны-тәне, бөтен күңеле белән бирелгән чын мөгаллимнәр укыткан! Башлангыч сыйныфларда безне Фатыйма апа Мусина укытты, ул 27 балага икенче әни булды. Әле дә хәтердә: математикадан мәктәп директорыбыз Мансур абый Шәрәфиев керә иде.Мин ул дәресләрне көтеп алам, мисал, мәсьәләләрне озак чишеп азапланмыйм, әйтерсең, чикләвек урынына ватам. Абый мине бер дә тик тотмый, әүвәле икенче вариантныкын эшләргә куша, йә"Квант" журналындагы катлаулырак биремне алдыма китереп куя,чишелешнең башка ысулын уйлап табарга боера. Алдан күрүчән мөгаллим шул рәвешчә үз укучысының фикерләү сәләтен үстергәнлеген үзем укытучы булгач кына аңладым. Классик шагыйрь, журналист Әбрар Сәгыйдинең туган авылы Кошманда гап-гади сыер савучы яки механизаторның армиядәге улына, Казанда укучы кызына хатны шигыри юллар катыштырып, матур әдәби телдә язуы сер түгел. Педагог һөнәренә мөкиббән, үз фәнен биш бармагы кебек белүче татар теле һәм әдәбияты укытучыбыз Зөһрә апа Йосыпованың тырыш хезмәте нәтиҗәсенең ачык чагылышы бит бу! Ул үткәргән кызыклы дәресләр, поэзия кичәләре, китап укучылар конференцияләре, әдәби викториналар, сочинение­ләр конкурслары, шигъри бәйгеләрнең укучылары күңелендә иҗадый шытым бирүе гаҗәп мени? Кошман мәктәбен тәмамлаучылар арасында каләм тибрәтүчеләр күп булудан тыш, профессиональ журналистлар, проза, поэзиядә үз сүзен әйтә алучылар үсеп чыгуы мәктәбебездә тудырылган иҗадый мохиткә бәйле.Завуч Факия апа Ураева тарих фәнен укытты. Таләпчән, беркадәр кырыс, тирән белемле. Класска ул килеп кергәч,хәтта шук малайлар шым була иде. Беркайчан да тавышын күтәрмәде, беркемне рәнҗетмәде, үз фәне белән мавыктыра белде.Класс җитәкчебез, сугыш утында канатлары көйсә дә, күңеле каралмаган, әсирлек газапларын кичерсә дә, рухы сынмаган физика укытучыбыз Виталий Алексеевич Мершинов (Вәли абыебыз), бер дигән мөгаллим булудан тыш, ятимлектә үсүче балаларга кайгыртучан әти ролен үтәде, яклаучыбыз, саклаучыбыз, төпле киңәш бирүчебез иде ул безнең. Физика дәресләрендә мавыктыргыч тәҗрибәләр үткәрергә атлыгып торабыз. Ул үз фәнен тормышка бәйләп өйрәтә белде. Дәресләрдән соң әле Кайбычтагы подстанциягә, әле метеостанциягә, Мөрәледәге пекарняга, Кошмандагы тегермәнгә йә фермага, Колаңгыдагы ашлык кабул итү пунктына, сөт- май заводына, тимерюл станциясенә, балык күленә, Зөя елгасына тиклем экскурсиягә алып бара, физика законнарының гамәлдәге чагылышын үз күзләребез белән күрү әлеге фәннең әһәмиятен аңларга ярдәм итә. Кошман мәктәбе чыгарылышлары арасында КАИ, КГАСА, КХТИ, КДУ тәмамлаган инженерлар, техник- технологлар, механиклар, теләсә нинди катлаулы техниканы егәрләүче бер дигән механизаторлар күп булуы очраклы хәл түгел. Техник фәннәр докторы, профессор Рафил Саттаровны да физикадан Вәли абыебез укыткан. Рус теле һәм әдәбиятын Фирдәүсә апа Хәлиуллина һәм Нәсимә апа Афзалова дәресләрендә тырышып үзләштердек.Сахара апа Шәрәфиева сеңелләрем күңеленә мәгърифәт орлыклары салды.
Табигатьне яратуыма, бакчачылык белән кызыксынуыма биология укытучыбыз Рифкать абый Гарифуллин сәбәпче.Химия, географиядән Динә апа Мозаффарова белем бирде. Төрле илләр, аларның чикләре, табигый байлыклары, үзенчәлекләре турында картадан күрсәтеп сөйләп бирүебезне таләп итә иде ул. Дәрестә ишеткән яңалык шул ил турында күбрәк белү ихтыяҗын тудыра. Кызыксынып китапханәгә йөрүемә, дөнья әдәбияты, Хемингуэй, Бальзак, Мольер, Гете, Шекспир әсәрләре белән таныша башлавыма укытучыларым сәбәпче. Хезмәт дәресеннән ачык йөзле, йомшак күңелле Фәрит абый Мозаффаров керде.Кулга чүкечен дә, пычкысын да тоттык, алган күнекмәләребезнең тормышта кирәге чыкты.
Класстан тыш чараларда бик теләп катнаштык.Һәр дүшәмбедә уза торган гомуммәктәп линейкасында, үзидарә серләренә төшенүдән тыш, дөньяда барган яңалыклар, үз илебездәге фәнни- технологик ачышлар, зур төзелешләр, сенсацияле вакыйгалар турында төпле мәгълүмат ала, шул рәвешле СССР дигән куәтле ватаныбыз белән горурлык хисләре кичерә идек.
Мин татар теле һәм әдәбияты, рус теле һәм әдәбияты укытучысы, журналист һөнәрләрен үзләштердем. КДПИда укыганда да,КДУ да белем алганда да уку җиңел бирелде. Институтка керү имтиханын кабул иткән профессор Мирфатыйх ага Зәкиев: "Сеңлем, төпле җавабың белән сөендердең, әдәби телең бай, фикерләү сәләтең көчле, кайсы мәктәпне тәмамлап килдең? Укытучыларың кем иде?" - дип сораган иде.Аптырап, югалып калмадым:"Абый, миңа Кошманда да,Кайбычта да балаларны чын күңелдән яратучы, безгә очар өчен канатлар куючы бик кешелекле, тирән белемле укытучылар белем бирде.Аларга охшарга тырышып, педагог һөнәрен сайладым," - дидем. Шөкер, 44 еллык хезмәт юлымны укытучыларымның йөзен кызартмаслык итеп үтә алдым. Гади укытучы, директор урынбасары,мәктәп директоры, район Укучылар йорты директоры, РОНО мөдире,Татарстан хөкүмәтенең танылган газета- журналларында фән һәм мәгариф, үсеш, реклама бүлекләре мөхәррире, тәрҗемәче буларак хезмәт куйдым.Мактаулы исемнәргә, саллы бүләкләргә лаек булдым. Әлеге казанышларымда укытучыларымның өлеше зур. Мең рәхмәт сиңа, туган мәктәбем! Юбилеең котлы булсын! - диясем килә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Кошман мәктәбенең элеккеге укучысы хатирәләре белән уртаклаша