«Березка»ансамбле – беренче урында
Олы Подберезье авы¬лындагы «Березка» ха¬лык фольклор ансам¬бле Бөтенроссия ачык ха¬лык иҗаты бәйгесендә онлайн катнашты һәм 1 дәрәҗәдәге лауреат дипломына лаек булды.
"Тихая моя Родина" дип исемләнгән бу конкурста алар “Халык җырлары” номинациясендә "За тихой рекой" дигән җырны баш¬карды. Татарстанда игълан ителгән Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елын¬да бу ансамбль тагын да активлашты. Алар, музы¬ка җитәкчеләре Лидия Бу¬дарина белән берлектә, рус мәдәниятенең йолаларын һәм традицияләрен саклауга зур игътибар бирә. Бәйгене Россиядәге ”Конкурсант” иҗади технологияләр агент¬лыгы оештырган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев