Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
Хәбәрләр

Биле ныклар бил алышты

Мәйданда көрәшне мәктәп укучылары башлады.

Алар арасында Кошман авылы егете Азат Дәүлекамов абсолют батыр калды һәм символик бүләк — тәкәгә ия булды. Шәхси эшмәкәр Динар Мотыйгуллин үз үлчәү авырлыгында җиңүгә ирешкән Николай Николаевка, матур көрәш алымнары күрсәткән өчен, 5 мең сум күләмендә акча бирде.

Ир-егетләр арасында барган көрәштә һәркем үзе яраткан көрәшчегә көч биреп торды. 2024 елгы Кайбыч Сабан туеның абсолют батыры исеме өчен келәмдә узган елгы баш батыр Раил Фәсхетдинов һәм Радик Хәйретдинов арасында кискен көрәш барды. Шулай да Раил Фәсхетдинов көчлерәк булып чыкты, көндәшен 7:1 балл исәбенә җиңде.

Көрәштә призлы урыннар яулаучыларга район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин бүләкләр тапшырды. Баш батыр Раил Фәсхетдиновка, тәкәдән кала, кыйммәтле бүләк тә тапшырылды.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев