Билгесез солдат көнендә Кайбычта һәйкәлгә веноклар салдылар
Быел 3 декабрьдә Россиядә беренче тапкыр Билгесез солдат көне үткәрелде. Бу көн очраклы рәвештә генә сайланмаган: Мәскәү астында немец фашистларын тар-мар итүнең 25 еллыгы көнендә- 1966 елның 3 декабрендә Ленинград юлының 41нче чакрымындагы туганнар каберлегендәге билгесез солдатның җәсәден тантаналы төстә Александр бакчасына күчереп җирләгәннәр. 2014 елның 3 декабреннән бу көн...
Кем белә, бәлки, нәкъ менә шушы солдат безнең туганыбыз, якташыбыздыр. Бөек Ватан сугышына китеп, хәбәрсез югалганнар әллә никадәр бит.Хәтер Китабына исемнәре кертелеп тә, яу кырында башын салган иренең, әтисе-абыйсының кайда һәлак булуы, кая җирләнүе турында бүгенге көнгә кадәр бер мәгълүмат белмәүчеләр бик күп. Билгесез солдатның каберенә дә: "Синең кем булуың билгесез. Әмма батырлыгың үлемсез" дип язылган.
Кайбыч халкы да билгеләп узды бу көнне. Оешма-предприятиеләр хезмәткәрләре иртәнге сәгать унда сугыш каһарманнарының якты истәлегенә Олы Кайбыч авылында куелган һәйкәл янына җыелды. Алар Җиңү төсе- кызыл тасмалар белән әйләндереп алынган веноклар салдылар. Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин, венок салганнан соң, кайбычлыларга мөрәҗәгать итеп:
- Илебезгә сугыш китергән афәтләрне безнең буын өлкәннәр сөйләве, кинолар аша гына белә. Хәтер- мәңгелек, без сугышчылар буынын беркайчан да онытырга тиеш түгелбез,- диде. -Хәзерге вакытта әлеге һәйкәл тирәсе төзекләндерелә. Бөек Җиңүнең 70 еллыгына- 9 Майга монда "Кайбыч колхозчасы" исемендәге "Пе-8" авыр бомбардировщик- самолет макетын өлгертергә җыенабыз. Аны төзүдә Президентыбыз зур ярдәм күрсәтә,- диде.
Район башлыгы урынбасары Рәмис Хәялиев та бу көннең тарих өчен кадерле булачагына басым ясап:
- Бу һәйкәлгә исемнәре язылган каһарман якташларыбыз арасында да хәбәрсез югалганнары бар. Билгесез солдатларны шулай искә алу күптән кирәк иде,- диде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев