«Болгар» радиосы җиңүчесе Олы Кайбычтан
Республика медицина профилактикасы үзәге ел саен «Болгар» радиосы белән берлектә бер яшькә кадәрге балаларны имезеп үстерүче яшь әниләр арасында конкурс үткәрә.
Әлеге конкурсны үткәрүнең төп максаты – булачак әниләргә баланың тулы үсеше һәм киләчәктә аның сәламәтлеген саклау өчен имезеп үстерүнең файдасы турында хәбәр итү. Анда катнашучы яшь әниләр радио эфиры аша «Бәбине имезеп үстерүнең файдасы турында мин нәрсә беләм?» викторинасы сорауларына җавап бирде. Бәйге җиңүчеләрен тантаналы рәвештә бүләкләү Республика медицина профилактикасы үзәгендә узды. Беренчеләрдән булып дөрес җаваплар бирүчеләр икәү – Олы Кайбычтан Гөлназ Галиәскарова һәм Казаннан Розалия Гыйсмәтуллина. Баш табиб Римма Садыйкова җиңүчеләрне котлап, аларга рәхмәт хатлары, истәлекле бүләкләр һәм сувенирлар тапшырды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев