Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
Хәбәрләр

Борындык өлкәннәре район үзәгенә сәяхәт кылды

Без әле шушы араларда гына район үзәгенә - Олы Кайбычка экскурсиягә бардык. Без күрми торган арада Кайбыч шундый матур булып үзгәргән икән!

Авыл җирлегенең ветераннар Советы рәисе Равил Бикмуллин инициативасы белән оештырылган бу сәяхәткә өлкән яшьтәге 12 кеше бардык. Максатыбыз -Кайбычтагы спорт корылмалары һәм яңартылган мәчет белән якынрак танышу иде. Безне авылдашыбыз -"Бердәм Россия" партиясенең Кайбычтагы башкарма комитеты җитәкчесе Рушания Лотфуллина каршы алды. Үзе эшләгән бинадагы ашханәдә тәмле ризыклар белән дә сыйлады әле ул. Рәхмәт аңа! Ә Кайбыч буйлап сәяхәттә ачык йөзле, тәмле сүзле Фәния Петухова йөртте. Ул үзе район башлыгының ришвәтчелеккә каршы көрәш мәсьәләләре буенча ярдәмчесе булып эшли икән. Төшке ялга кадәр Кайбычның гүзәл урыннарын күрсәтеп йөрде ул безгә. Иң элек администрация бинасындагы кабинетлар белән таныштыр­ды, аннары янәшәдә генә урнашкан «Салават күпере» спорт-сәламәтләндерү комплексына алып керде. Зурлар һәм кечкенә балалар өчен су коену, йөзү урыннарын, спорт залын, тренажер ише без белмәгән башка спорт кирәк-яракларын күреп гаҗәпләндек. Кыскасы, шәһәрең бер читтә торсын. Кайбычның элеккеге сазлык­лы урынында боз мәйданы гына түгел, яңа парк та пәйда булган икән бит. Әле кайчан гына бер катлы булып, хәзер ике катлыга әйләнгән мәчетне төзекләндерүчеләргә Аллаһының рәхмәтләре яусын. Безне анда район мөхтәсибе Дамир Гыйниятуллин каршы алды. Илгә-көнгә тынычлык, бәндәләр күңеленә рәхим-шәфкать сорап, догалар кылдык, сәдакалар калдырдык.
Опера сәхнәсе йолдызы Галия Кайбицкая исемен йөртүче музейда да безгә бик ошады. Әнә нинди күренекле якташларыбыз бар безнең! Соңыннан кибетләрдә, аптека да булдык. Кирәк әйбереңне эзләп, Казанга йөрисе юк хәзер.
Кайбычның соңгы елларда шулай яхшы якка үзгәрүенә бик сокландык. Сәяхәтебездән барыбыз да рухланып кайттык. Яхшы якка үзгәрешләрне район башлыгы Альберт Рәхмәтуллинның зур тырышлыгы дип бәялибез. Аның кул астында эшләүчеләр дә җаваплылык тоеп хезмәт куя. Амин, бу үзгәреш дәвамлы булсын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев