Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
Хәбәрләр

Борындыкта Латыйфа оныклары авылдашларын бергә җыйды

Латыйфа әбинең нәсел дәвамчылары изге Рамазан аенда ураза тотучыларны ифтар ашына җыеп, авыз ачтырды.

Бу данлыклы нәсел белән без сезне узган елның май аенда газетабыз аша таныштырган идек инде. Ул вакытта Латыйфа дәү әниләренең 125 еллыгын билгеләп үтәргә дип әллә ничә буын оныклары җыелган иде аның. Ифтар ашын үткәрүчеләр арасында безнең кайбычлыларга таныш булганнарын атап узам. Алар- Олы Кайбычта яшәүче Рушания Лотфуллина, социаль яклау бүлеге начальнигы Чулпан Камалиева. Бу нәселнең изге гамәленә ифтар ашына килгән район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин тирән рәхмәтен белдерде. Район мөхтәсибе Дамир Гыйниятуллин, Төркиядән килгән кунак Али хәзрәт Урэздемнең, авыл имамы Тәфкил Сафиуллин догалар укыды.
"Туганлык җепләре өзелмәссен"- дигән фикер еш яңгырады ифтар ашында. Ә туганнарны, авылдашларны бергә шулай җыю зур савап ул. Бу араларны тагын да ныгыта.
Сый-нигъмәттән сыгылып торган өстәлләр өчен авылдашлары тирән рәхмәтен белдерде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Борындыкта Латыйфа оныклары авылдашларын бергә җыйды