Борындык авылында маскировка челтәре үрүчеләр белән район башлыгы урынбасары очрашты
Борындык авылы мәдәният йортында да авыл хатын-кызлары өч сменада маскировка челтәре үрә башлаган.
Бу эшкә мәктәп укучылары да кушылган.
Борындык авыл җирлеге башлыгы Алмаз Гайнетдинов район башлыгы урынбасары Рәмис Хәялиевка маскировка челтәре үрү өчен калын төргәктәге тукымадан ленталар кисү җайланмасын күрсәтте.
-Әлеге җайланманы авылыбызның балта остасы Тәүфыйк Нигъмәтҗанов ясады. Бу кадәр лентаны кайчы белән киссәләр, бик озак вакыт кирәк булыр иде, — диде Алмаз Гайнетдинов.
— Маскировка челтәренең бер өлешен махсус хәрби операция зонасына озаттык инде.
Илебез азатлыгы өчен көрәшүчеләр өчен гумантар ярдәм туплауда катнашучы авылдашларымның барысына да рәхмәтем зур.
Рәмис Хәялиев бу җирлектә яшәүчеләргә район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин исеменнән тирән рәхмәтен җиткерде. Ул Борындыкка Ватанны саклаучылар бәйрәме уңаеннан авыл үзешчәннәре катнашында оештырылган концерт карарга килде һәм тамашачылар алдында чыгыш ясады.
Җирлекнең ветераннар Советы рәисе Зөбәрҗәт Хәйбуллина район ветераннар советлары рәисләренең уртак төркемендә язганча, маскировка үрү өчен кирәк-яраклар авыл халкы ярдәме белән җыелган акчага махсус заказ белән почта аша кайтартылган.
Фронтка кирәк-яраклар китерүчеләр күп. «Ак калфак» хатын-кызлар оешмасының Борындыктагы бүлеге җитәкчесе Зөлфия Сафиуллина махсус хәрби операция зонасына җибрү өчен пакетларга чәйләр дә тутыралар.
"Бу хуш исле чәйнең составына үзебезнең бакчаларда, Борындык авылы кырларында үскән 18 төрле файдалы үлән кушылган",- диде Зөлфия Сафиуллина.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев