Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
Хәбәрләр

Районда балигъ булмаган яшүсмернең гомере өзелде

Борындык мәктәбе коллективы зур кайгы кичерә. 8 сыйныф укучысы Рөстәм Рамил улы Каюмовның гомере өзелде.

Рөстәмнең безнең арадан мәңгелеккә китүенә ышанасы да килми. Ул спортны яратты, ярышларда актив катнашты, уңышларга иреште. “Яшь армиячеләр” хәрәкәтенең актив әгъзасы иде. Рөстәм Каюмов үзенең кешелеклеге белән сыйныфташлары, мәктәп укучылары, укытучыларның күңелендә мәңге сакланыр. Аңа гомер бүләк иткән әти-әнисе Эңҗе Баһаветдин кызы белән Рамил Рафил улының, сеңлесе Диләнең әйтеп бетерә алмастай авыр кайгысын уртаклашабыз. Рөстәмнең урыны җәннәт түрләрендә булсын иде.

Борындык төп гомуми белем бирү мәктәбе коллективы, «Гөлбакча» балалар бакчасы хезмәткәрләре, мәгариф бүлеге һәм профсоюз оешмасы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев