Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Борындыкта ифтар ашы узды

Мәчетлэрдэ, өйләрдә һәркем үзенчә ифтар ашлары үткәрә. Бу- бик күркәм һәм саваплы гамәл.

Борындык мәчетендә авыл җирлеге башлыгы Алмаз Гайнетдинов тормыш иптәше Айгөл, туганнары белән берлектә, кызлары Гөлназ исеменә гакыйка корбан ашы уздырып, барлык дин кардәшләребез, ураза тотучы авылдашларыбыз катнашында ифтар ашы үткәрде.
Бездә бала туу хөрмәтенә Аллаһка шөкер итү йөзеннән гакыйка корбаны чалдыру гадәте яшәп килә.
Ифтарда катнашучы район мөхтәсибе Дамир Гыйниятуллин аһәңле вәгазьләрен укыды. Район башлыгы урынбасары Рәмис Хәялиев авылларда шулай ифтар ашлары уздырылуына басым ясады. Ил-көннәр тынычлыгы өчен догалар кылдылар. Авыл мулласы Тәфкил Сафиуллин фитра хакында да сөйләде. Руслан Тимергалиевның моңлы тавыш белән тәвәрих намазына чакырып азан әйтүе үзе бер ямь булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев