Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
Хәбәрләр

Быел Казанда ләм кырларын эшкәртү һәм биологик чистарту корылмасын төзекләндерү төгәлләнә

2024 елда «Экология» илкүләм проекты кысаларында Татарстанда өч зур төбәк проекты буенча билгеләнгән эшләр төгәлләнәчәк.

Казанда биологик чистарту корылмаларының ләм кырларын рекультивацияләү, башкаланың биологик чистарту корылмаларын төзекләндерү һәм Саба районы Шәмәрдән авылында нефть калдыклары белән пычранган җирләрнең икенче участогын рекультивацияләү тәмамланачак.

Ләм кырларын рекультивацияләү «Иделне савыктыру» федераль проекты кысаларында үткәрелә. ТР Экология һәм табигать байлыклары министрлыгында искәртүләренчә, агым суларны биологик чистарту барышында 100 гектар мәйданны биләп торган ләм кырлары полигонында 50 ел эчендә 4 миллион куб метрга якын калдыклар җыелган. 

«Иделне савыктыру» федераль проекты кысаларында шулай ук 2024 елда Казанның биологик чистарту корылмаларын төзекләндерү дә төгәлләнәчәк.
Илкүләм проект буенча башкарылачак өченче зур чара — Саба районының Шәмәрдән авылында нефть калдыклары белән пычранган җирләрнең икенче участогын рекультивацияләү. Барлык эшләр 2024 елда тәмамланачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев