Чувашия Республикасынының Порецкий урманчылыгында табылган кабан дуңгызы үләксәләрен лаборатор тикшерү барышында аларда дуңгызларның африка чумасы вирусы табылган. Бу хакта Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе хәбәр итә.
Африка чумасы белән йорт һәм кабан дуңгызлары авырый. Чир аларның яшенә дә, нәселенә дә, кайсы ел фасылы булуына да карамый. Башка хайваннар һәм кешеләр әлеге вируска бирешми. Дуңгызлар чирне вирус йөртүче башка дуңгызлардан йоктыра. Аны талпаннар да таратырга мөмкин. Вирус хайваннарның организмыннан зур күләмдә аларның бүлендекләре: тизәге, бәвеле һәм селәгәе белән бүленеп чыга. Ул азык, су, тирес, савыт, транспорт яки терлекне караучы кеше аша да күчәргә мөмкин.
Африка чумасы терлек асраучыларга зур икътисади зыян сала. Күпчелек кешеләр эш урыннарын югалта. Зарарлы зонада (инфекция булган урыннан 20 чакрым арада) кабаттан терлекләр туплау, карантин бетерелгәннән соң, бер ел узгач кына рөхсәт ителә. Авыруның яшен тизлегендә таралуы дуңгызларның күпләп үлеменә китерә. Куркыныч янаган зоналарда чучкалар канын чыгармыйча гына үтерелә яки яндырыла. Вирус югары термик эшкәртү нәтиҗәсендә генә юкка чыга.
Терлекләрнең аеруча куркыныч чирләү очрагы булган урыннарда карантин режимын бозган гражданнарга Административ кодекс нигезендә 1мең сумнан башлап 1500 сумга кадәр штраф түләтү каралган (2 бүлек, 10.6 маддә). Терлекләрне күчереп йөртү, чалу, эшкәртү, саклау яки алардан продукция җитештерү режимын бозучыларга 3 мең сумнан алып 5 мең сумга кадәр штраф каралган ( 2 бүлек, 10.8 маддә).
Район ветеринария берләшмәсе киңәш итә:
- дуңгызлар асрауның зоогигиена нормаларын һәм кагыйдәләрен төгәл үтәргә, азыкны бары тик дуңгыз чирләре булмаган территорияләрдән генә алырга һәм ашатыр алдыннан термик юл белән эшкәртергә кирәк;
- дуңгызларны чыгарып йөртмәскә;
- аларның бүтән терлекләр белән контактта булуына юл куймаска кирәк. Чөнки чит дуңгызлар һәм хайваннар, ерткыч кошлар, җәнлекләр, этләр һәм мәчеләр чума вирусы йөртергә мөмкиннәр. Дуңгызлар асралган урыннарда даими рәвештә дезинфекция уздыру мәслихәт;
- дуңгызларны санкцияләнмәгән сәүдә урыннарыннан, ветеринария документларыннан башка сатып алмагыз. Яңа алган хайваннарны ветеринария хезмәте органнарында һәм авыл җирлегендә теркәү зарур. Дуңгызларны ветеринария белгечләре карап торсын, авыруларга каршы вакцинация үткәрелсен.
Әгәр сезгә ветеринария таләпләрен бозу фактлары мәгълүм булса, бу хакта 88(4370) 2-12-27 телефоны буенча хәбәр итәргә мөмкин.
Илсур Зиядиев,
район ветеринария берләшмәсе начальнигы
Нет комментариев