Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Чисталык үзебезгә бәйле

Санитар-экологик икеайлык тәмамланды.

Татарстанда торак пунктлар территорияләрен чистарту буенча санитар-экологик икеайлык тәмамланды.
Район халкы су саклау зоналарын, скверларны, паркларны, балалар мәйданчыкларын, халыкның күпләп ял итү урыннарын, өй тирәләрен, юл кырыйларын, зиратларны санитар чистарту буенча күләмле эш башкарды. Болар өчен 790нан күбрәк махсус автотранспорт җәлеп ителде, 2750дән артыграк кеше өмәләргә чыкты. 13120 куб. метрдан артык каты көнкүреш калдыклары җыелды. 750ләп агач һәм куак утыртылды.
Санитар-экологик икеайлык кысаларында #Эковесна 2023 республика акциясе узды. Ул «Иң яхшы балалар бакчасы», «Иң яхшы мәктәп», «Иң яхшы гаилә», «Иң яхшы экологик ишегалды», «Иң яхшы муниципаль берәмлек» номинацияләре буенча үткәрелде. Акциянең ике номинациясендә дүрт эш тәкъдим ителде. Олы Кайбыч урта мәктәбе, Олы Подберезьеның «Березка» балалар бакчасының эшләре Татарстанның Экология һәм табигый байлыклар министрлыгына җибәрелде. Аларның икесе дә район турында җиңү яулады. Гаиләләрдән гаризалар килмәде. Мәктәп укучылары да зур эш башкарды. Авыл урамнары һәм юл кырыйлары, тукталышлар күзгә күренеп чистарды.
Туган җиребезнең чисталыгы һәм төзеклеге, беренче чиратта, үзебезгә бәйле. Җыештыру һәм матурлау эшләре, санитар чаралар вакытында гына түгел, һәрвакыт алып барылсын иде. Йорт тирәсе чиста булса, чәчәкләр үссә, ничек әйбәт бит. 
Олы Кайбычта шаулап-гөрләп Сабантуйлар үтеп китте. Алдан парк җыештырылды, биналар һәм корылмалар тирәсендәге үләннәр чабылды. Бәйрәм күңелле үтте. Һава торышы да начар булмады, башта яңгыр һәм җил белән куркытса да, соңрак көн ачылып китте. Мәдәни һәм спорт чаралары берсе артыннан икенчесе үтеп кенә торды.
Һәркемгә күңеленә хуш килгән тамашаны табарга мөмкин иде: спорт ярышларында, милли уеннарда катнаштылар, сәхнәдән үз талантын күрсәттеләр, туганнар һәм дуслар белән аралашу өчен дә бер дигән мөмкинлек булды ул. 
Бәйрәм үтте, әмма күңелдә төер калдырган мизгелләре дә булды. Махсус контейнерлар куелуга карамастан, «Имәнлек» паркында чүп-чар калды. Ярар, парк кына булса, аның тирәсендә дә бәйрәм иткәннәр. Буш пакетлар, тәмәке каплары, шешәләр, пластик савытлар һәм башка күп калдыклар әнә шул хакта сөйли. Тәртипкә, үзебезне тәрбияле итеп тотарга кайчан гына өйрәнербез икән?
Гөлнара Нурмөхәммәтова, 
административ комиссия секретаре

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев