Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

«ЭКО» мәктәптән тыш эшләр үзәге укучылары “Яшь профессионаллар” төбәкара чемпионатында катнашачак

Әлмәттә JuniorSkills стандарты буенча "Яшь профессионаллар" республика чемпионатының сайлап алу этабы узды. Анда Кайбычның «ЭКО» мәктәптән тыш эшләр үзәге укучылары да белемнәрен һәм осталыкларын сынады.

"Татарстан киләчәге көллияте"ндә үткәрелгән бәйгедә «Инженерлык дизайны» компетенциясендә Татарстанның төрле шәһәр һәм районнарыннан 12 команда катнашты. Укучылар JuniorSkills стандартлары буенча төзелгән биремнәрне үтәде. Анда Илфат Баһавиев белән Баязит Хәсәновны үз эченә алган район командасы (җитәкчеләре Агния Шоркина) икенче урынны яулады. Алар диплом белән бүләкләнде һәм «Яшь профессионаллар» төбәкара чемпионатында катнашу хокукына ия булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: «ЭКО» мәктәптән тыш эшләр үзәге укучылары “Яшь профессионаллар” төбәкара чемпионатында катнашачак