Федоровское мәктәбендә КВН узды
Федоровское мәктәбендә география фәненә багышланган КВН узды. Биредә 14 мәктәптән килгән командалар катнашты.
Кәгазьдән пингвин ясау, җил-давылга бирешми торган ныклы палатка кору, география фәненә караган кызыклы сорауларга җавап бирү, капитаннар ярышы... Укучыларга бик күп сынаулар аша узарга туры килде бу уенда. Җиңүчеләр дип Федоровское, Бәрлебаш, Колаңгы мәктәбе укучылары табылды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев