Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
Хәбәрләр

Федоровское почта бүлеге җитәкчесе:»Авылдашларым «Кайбыч таңнары» газетасын да яратып укый, аңа актив рәвештә язылалар»

Бүген, югары технологияләр заманында да, почта элемтәсе тормышыбызның аерылгысыз өлеше булып кала бирә.

Күп җирдә, бигрәк тә авылларда, почта — вакытлы матбугат тарату гына түгел, мәгълүмат җиткерү, банк һәм кибет, кыскасы, мөһим социаль хезмәтләр күрсәтүче оешма да.

Хат ташучылар һәрвакыт кирәк һәм аларга ихтыяҗ зур. Федоровскоеда да әлеге вакансия буш. Почта бүлеге җитәкчесе дә кирәк иде, мәсьәлә уңай хәл ителде — бу елның мартыннан бирле әлеге вазыйфаны Ирина Ковалева башкара.

Мин түләүләр кабул итәм, посылкалар һәм бандерольләр бирәм, көнкүреш товарлары сатам, — ди Ирина Александровна. — Хат ташучы булмау сәбәпле, вакытлы матбугатны почтадан килеп алуларын дәвам итәләр. Ләкин элеккечә газета-журналлар җитмәү яки югалу очраклары юк, бу проблема уңай хәл ителде. Аларга яздыру да — минем вазыйфам, планны үтәп киләм. Авылдашларым «Кайбыч таңнары» газетасын да яратып укый, аңа актив рәвештә язылалар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев